tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы бинасында студентлар белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессы бинасында студентлар белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессы бинасында студентлар белән очрашу узды

Бүген, 28 ноябрь, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында КФУның Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары белән очрашу узды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин һәм башкалар катнаштылар.

Очрашу җылы сәламләү сүзләре белән башланып китте. Студентлар татар филологиясе факультетын тәмамлаган, Башкарма комитетта эшләүче хезмәткәрләр белән таныштылар. Конгресс хезмәткәрләре үзләренең юллары, уку йортында алган белемнәренең һөнәри эшчәнлекләрендә ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр.

Яшьләр аларның тарихларын кызыксынып тыңладылар. Шулай ук студентлар да үз-үзләре белән танышнырдылар һәм ни өчен бу факультетны сайлаганнары белән уртаклаштылар. Кемдер татар телен һәм мәдәниятен ярату, кемдер татар традицияләрен саклап калу һәм үстерү теләге турында сөйләде. Кайбер студентлар хәзерге җәмгыятьтә үз һөнәренең мөһимлеген аңлауларын һәм үз милләтенең мәдәни тормышында актив катнашырга омтылуларын билгеләп үттеләр.

Бу очрашу яшьләр өчен алар алдында ачыла торган перспективаларны күрү һәм бу юлны узучылардан ярдәм алу өчен мөмкинлек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*