Бүген, 30 ноябрь, Мөслим районында Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале үтә. Чара милләтебезнең рухи, мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерүне, бәйрәмнәрне халкыбызга кайтаруны, шәхси хуҗалыкларда кош-корт асрауны арттыруны күздә тота.
“Яшьлек” спорткомплексында фестиваленең ачылу тантанасы узды. Ачылышта Мөслим районы башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов һәм башкалар катнашты.
Биредә музыкаль-театральләштерелгән композиция тәкъдим ителде. Шулай ук мастер-класслар, күргәзмә оештырылды.
Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең Мөслим районы җирлегендә узуы табигый, чөнки кош-корт, ил күләмендә, республикабызда дан тоткан заманча каз үрчетү оешмалары Мөслим ягының бренды булып тора.