tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Каз өмәсе” фестивалендә катнашучылар күргәзмәләр белән танышты
“Каз өмәсе” фестивалендә катнашучылар күргәзмәләр белән танышты

“Каз өмәсе” фестивалендә катнашучылар күргәзмәләр белән танышты

Бүген Мөслим районында IV Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале уза. Әлеге чара кысаларында кунаклар Мөслим районы мәдәният йортындагы күргәзмәләр белән танышты.

Мәдәният йортына килүчеләрне “Мөслим тугайлары” фольклор ансамбле каршы алды. Биредә “Шәҗәрә – моя родословная” бәйгесенең нәтиҗәләре игълан иттелде һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Шулай ук мәдәният йортында шәҗәрәләр күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Кунаклар каз өмәсенә багышланган кул эшләре белән танышты, каз итеннән һәм маеннан әзерләнгән милли ризыклардан авыз итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*