tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Безнекеләр сынатмыйлар
Безнекеләр сынатмыйлар

Безнекеләр сынатмыйлар

Казан шәһәре Совет районының М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясендә «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.
Конференциянең читтән торып үткәрелгән этабында 7-11 сыйныф укучылары катнашкан. II нче этапка 123 эш сайланып алынган.

Катнашучылар арасында Ульяновск төбәгеннән дә укучылар бар.
Конференциядә уӊышлы чыгыш ясап, Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбенеӊ 7 сыйныф укучысы Алия Мавлютова «Туган ягым чишмәләре» номинациясендә 2 нче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булды.

Алияне һәм аның җитәкчеләре Нәсиха Ягудина һәм Хава Мавлютованы әлеге җиңүләре белән ихластан котлыйбыз. Алга таба да зур уңышлар телибез!

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*