Бүген, 3 декабрь, Казанда «Әпипә» татар халык биюе телевизион бәйгесе кысаларында мастер-класслар уза. «Әпипә» Бөтенроссия үзешчән коллективларының татар халык биюләре телевизион бәйгесе Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалы белән берлектә 2024 елда дүртенче тапкыр уздырыла.
В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексыеда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Ул татар тормышын татар биюләреннән башка күз алдына да китереп булмавын билгеләп үтте.
Мастер-классларны Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов; Татарстанның халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балалар вокаль-хореографик студиясенең сәнгать җитәкчесе, хореография сәнгате өлкәсендәге доцент Ләйсән Хәмитова; Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Кыямова белән Раил Ганиев; хореограф, “Татарларның этник биюләре” китабы авторы Дәүләт Умеров үткәрәләр.
Бәйгенең төп максаты — халыкның мәдәни мирасын баету, татар халык биюен саклау, үзешчән бию коллективларының башкару осталыгын камилләштерү.