tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел» яшьләр үзәге юбилеена багышланган премьерада: Озак еллар уңышлы эшләргә язсын
«Идел» яшьләр үзәге юбилеена багышланган премьерада: Озак еллар уңышлы эшләргә язсын

«Идел» яшьләр үзәге юбилеена багышланган премьерада: Озак еллар уңышлы эшләргә язсын

5 декабрьдә Казанның «Мир» кинотеатрында «Идел» яшьләр үзәгенең 25 еллыгына багышланган «Идел: уңыш һәм мөмкинлекләр тарихы» кыска метражлы мотивацион фильмның премьерасы булды. Ул республикада яшьләр инициативасы темасына багышланган.

Фильмны беренче булып караучылар арасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков та бар иде, ул мондый проектларның мөһимлеген искәртеп үтте, фильмга югары бәя бирде һәм озак еллар уңышлы эшләргә язсын, дип теләде.

«Фильмда без һәрвакыт «Идел» яшьләр үзәгенә ярдәм иттек, дип әйтелде. Бу дөрестәндә шулай, һәм киләчәктә дә шулай булачак. Бүген дә без татар телен үстерү, тарату, төбәкләр белән элемтәдә тору өчен тагын да зуррак максатлар куябыз, әлеге юнәлештә эшлибез. Безнең иң төп бурычыбыз – яшьләр арасында телебезне, милләтебезне үстерү. Шул зур эштә сезнең белән бергә озак еллар уңышлы итеп эшләргә язсын», – диде ул.

Ринат Садыйков төрле елларда «Идел» яшьләр үзәге җитәкчеләре булып эшләгән кешеләрне «Татарстан Республикасы Яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары» өчен алтын тамгасы белән бүләкләде. Алар – Татар федераль милли-мәдәни автономиясе шурасы рәисе Илдар Гыйльметдинов, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина.

Фильм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Физик затлар өчен» грант конкурсы кысаларына төшерелгән. Картинаның идея авторы һәм продюссеры Салават Кадыров. Сценарист, режиссеры Элизабет Абрамова, оператор, монтажлаучы Виктор Казанцев.

Салават Кадыров әлеге идеяне гамәлгә ашырырга ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгына рәхмәт белдерде.

«Фильмны шушы зур сәхнәдән күрсәтергә ярдәм иткән өчен Яшләр эшләре министрлыгына зур рәхмәт. Чөнки без һәрвакыт грантлар, грантлар дип әйтәбез, бу – буш сүзләр генә түгел, һәм әлеге грант ярдәмендә шушы фильмны чынга ашыру башкалар өчен бер мисал, үрнәк булып торсын иде. Әлеге матур кичә фильм карау гына түгел, «Идел» яшьләр үзәгенең якын дуслары җыелган бер кичә булып истә калсын», – диде ул

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*