Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында.
Ул Уфа районы Зубово авылында «Раббани» мәчете төзелеше белән танышты, биредә ясалган вакытлыча намаз уку йорты бар. Исегезгә төшерәбез, Васил Шәйхразыев 2022 нче елның 20 сентябрендә Уфа районы Зубово авылында «Раббани» мәчете төзелешен башлап җибәрү уңаеннан истәлек ташын куюга багышланган тантаналы чарада катнашкан иде. Бу авыл тарихында беренче һәм өр-яңа мәчет.
Шулай ук Милли Шура рәисе “Раббани” мәчете мәхәлләсе вәкиле, Башкортстан сәләмәтлек саклау министрлыгының баш эпидимиологы, Башкортстанның атказанган табибы, Республика клиник инфекция дәваханәсенең баш табибы Азат Мөхәммәтҗановка Бөтендөнья татар конгрессы медален тапшырды.