Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Оренбург шәһәрендә. Биредә ул халкыбызның бөек шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салды.
Оренбург өлкәсе – шагыйрьнең туган ягы. Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә хәзерге Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. 1913 елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда булачак шагыйрь, Тукай, Дәрдемән, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша. Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый.
Шагыйрьгә һәйкәл Оренбургта 1996 нчы елда, аның тууына 90 ел тулу уңаеннан куела. Ул 22 нче июньдә ачылды. Авторы – сынчы Кадым Җәләлов (Казан). Ачылыш тантанасында Муса Җәлилнең сеңлесе Хәдичә Җәлилова катнаша.