Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дуслар!
Сезне чын күңелдән илебезнең төп законы – Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителгән көн белән котлыйм.
Бу мөһим документ илебездә яшәүче күпмилләтле һәм күпдинле халкыбызның тормышына гражданлык хокуклары һәм ирекләренең, илебез бәйсезлеге, бөтенлеге, социаль-икътисадый үсешенең төп гаранты буларак керде.
Бүген безнең уртак бурычыбыз Конституциядәге гомуммилли кыйммәтләрне хөрмәт итү, үтәү һәм саклау. Республика халкы, шулай ук илебезнең төрле почмакларында яшәүче татарлар Ватаныбыз үсешенә лаеклы өлеш кертәләр. Россия дәүләтчелеген һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген ныгыту һәр кешенең иминлеге өчен алшарт булып тора. Патриотизм һәм гражданлык, ирек һәм гаделлеккә омтылу традицияләре безнең өчен ышанычлы рухи кыйбла булып хезмәт итә.
Кадерле дуслар, чын күңелдән сезне Конституция кабул итү көне белән котлыйм. Илебезнең якты киләчәге өчен бүгенге вәзгыятьтә Президентыбыз В.В. Путин янында тагын да ныграк берләшик. Илебез тыныч, күкләребез аяз булсын!
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан котлавы