Ул “Бәләкәч” балалар бакчасы коллективы инициативасы һәм район мәгариф идарәсе теләктәшлегендә Арча педагогия көллияте белән берлектә узды. Анда республиканың Саба, Теләче, Арча, Кукмара, Балтач районнарыннан килгән 350 бала 100дән артык номерда осталыкларын күрсәтте.
“Гаилә елы уңаеннан узган әлеге чара балаларның сәнгати осталыкларын барлау, аларны берләштерү, дуслаштыру, яңа идеяләр туплау, үзара дуслык күпере сузу максатыннан үткәрелә. Шулай ук музыка җитәкчеләренең һөнәри осталыгын һәм квалификацияләрен арттыруны күздә тота. Бәйгене үткәрергә “Игенче” хуҗалыгы житәкчесе Алмаз Зарипов һәм шәхси эшмәкәрләр Әлфия Гафиятуллина, Алмаз Вәлиуллин зур ярдәм күрсәтте. Чара дәвамлы булып, алда сезнең белән очрашулар тагын насыйп булсын”, – диде “Бәләкәч” балалар бакчасы мөдире Гөлназ Рамазанова.
Бәйге хореография, вокаль ансамбльләр, вокал (соло, дуэт-трио), сәнгатьле сөйләм номинацияләрендә узып, иң күп катнашучылар соңгы номинациягә туры килде: барлыгы 56 бала нәфис сүз сөйләү буенча осталыкта сыналды.
Чарада 3 яшьтән 7 яшькәчә балалар яшь үзенчәлекләренә карап бәяләнделәр. Сабаның барлык балалар бакчалары да иҗади бәйгедә актив катнашып тамашачыларның көчле алкышларына күмелделәр. “Бәләкәч”нең үзеннән генә 46 бала алты номер күрсәтте. Чыгышларга Арча педагогия көллиятенең музыка укытучысы Алсу Вәлиуллина җитәкчелегендә районыбызның мәдәният-сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре бәя бирде. Балаларның үзләреннән дә бигрәк апалары көч түкте, алар нәниләре чыгыш ясаган вакытта кушылып биеделәр дә, җырладылар, нәфис сүз дә укыдылар.
“Без Кукмара шәһәренең “Кояшкай” балалар бакчасыннан килдек. Үзебезнең 3-4 яшьлек уртанчылар төркеме кызлары белән “Веселый зонтик” дигән бию тәкъдим иттек. «Бәләкәч» балалар бакчасы белән күптәннән танышбыз. Төрле семинарларга, фестивальләргә килгәнебез бар. Конкурсны оештыручыларга бик зур рәхмәт. Биредәге чыгышларны кызыксынып күзәтәбез. Төрле үрнәкләр, тәҗрибә алсак, шул ук вакытта үзебезне сынап карау мөмкинлеге дә бу ”, – ди балалар бакчасының музыка җитәкчесе Эльмира Ханнанова.
Ике басу Арташ авылының “Күбәләк” балалар бакчасына йөрүче кызлар да “Божья коровка” биюен зур осталык белән башкарып, 1 дәрәҗәдәге дипломант булдылар. “Бакчабызда 23 бала тәрбияләнә. Авылда балалар саны аз димәс идем. Киләчәгебез өметле.
Күп конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Россия күләмендәге “Көзге бал” тематикасына багышланган төрле эшләнмәләр бәйгесендә Җәлил Гаязов 1 урынны яулады. Каюмовлар гаиләсе конкурсларда катнашып, алдынгы урыннарга ирешәләр. Балалар да, әти-әниләр дә бик активлар”, – диде “Күбәләк” балалар бакчасы мөдире Ләйсән Вәлиева.
Бәйрәм дә балаларның үзләре кебек ихлас, самими, җылы рухта узды. Чыгышларын игълан иткәч кенә, кире уйлап, сәхнәгә чыкмый калучылар да булды. Җиңүчеләр исемлегендә исемнәре яңгырамыйча, күз яшьләре түгүчеләр дә күренде. Чараны оештыручылар –“Бәләкәч” балалар бакчасы коллективы үзләрен ныклы сәнгати әзерлекле итеп танытып, чын хуҗаларча тоттылар.
Хореография ансамбльләре арасында “Бәләкәч” балалар бакчасы һәм Балалар иҗат үзәгенең “Микс” коллективы (җитәкчеләре Айгөл Галимова, Гүзәл Сафина, Альмира Дәүләтшина) Гран-прига лаек булды. “Шатлык” балалар бакчасының “Фантазия” бию төркеме (җитәкчесе Нурания Әүхәдиева) II дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. Вокаль ансамбльләр арасында да “Бәләкәч” балалар бакчасының Ләйлә Шакирҗанова җитәкчелегендәге “Бәләкәч” ансамбле һәм “Шатлык” балалар бакчасының Нурания Әүхәдиева һәм Динә Шәрипова җитәкчелегендәге “До-ми-солька” ансамбльләре I дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Вокал триолар арасында Арчаның “Энҗе бөртекләре” нәниләренә тиңнәр табылмады. Ялгыз җыр башкаручылар (3-5 яшьлекләр) арасында да Арча районының Яңа Кенәр авылыннан килгән Таңсылу Хәлилова үзен чын артистларча тотуы белән жюриның мәхәббәтен яулады.
Шәмәрдән, Явлаштау, Эзмә, Югары Симет, Сабаның “Әллүки”, “Шоколад”,”Кыңгырау”, “Балачак” балалар бакчалары коллективлары чарага зур әзерлек белән килүләрен күрсәттеләр. Балаларны кечкенәдән сәнгатькә тарту, осталыкларны арттыру максатыннан оештырылган әлеге чараны дәвамлы булсын, дип кенә теләргә кала.
Чыганак: saby-rt.ru