13 нче декабрь башкалабызның Роберт Миңнуллин исемендәге балалар китапханәсендә (Казан, Х. Ямашев проспекты, 81 йорт) нәниләр өчен «Аулак өй – көрәш» төбәкара проектының ярымфиналы планлаштырылган. Башкалабызның мәктәпкәчә белем бирү учреждениелары арасында узачак әдәби бәйгенең темасы – «Татар әдәбиятында АНА образы».
Милли йолаларыбызны, гореф – гадәтләрне яшь буынга җиткерү, татар әдәбияты классикларын өйрәнүне максат иткән проект Казан шәһәрендә иң күп китап укучы нәниләрне билгеләп узачак.
Бәйгедә башкалабызның Казан шәһәре Киров районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 122 нче балалар бакчасы”, Казан шәһәре Идел буе районының “Татар телендә һәм белем бирүче катнаш төрдәге 247 нче балалар бакчасы”, Казан шәһәре Идел буе районының “396 нчы балалар бакчасы – бала үсеше үзәге”, Казан шәһәре Вахитов районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 89 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”, Казан шәһәре Совет районының «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 67 нче балалар бакчасы» командалары көч сынашачак.
Ярымфиналга махсус кунаклар: Ильяс Халиков – Татарстанның атказанган артисты, педагогика фәннәре кандидаты, Вәис Бәйрәмов – Казан шәһәр филармониясенең концерт бүлеге артист-вокалисты, ТР атказанган һәм халык артисты, Илсур Кәриб улы Сафин – Татарстанның халык артисты, Культура буенча ЮНЕСКО Профессоры, җырчы hәм мөгаллим чакырулы.
Әдәби көрәшнең хөкемдарлары – Казан шәһәре район мәгариф идарәләренең методика бүлеге җитәкчеләре, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге вәкиле, ТР Фәннәр Академиясенең өлкән фәнни хезмәткәре, Салават күпере журналы баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Зыятдиновна Ярмиева.
Төбәкара проектның программасы Аулак өй милли татар йоласы белән илһамланган әдәби ярышны үз эченә ала. Конкурсның максаты – ата-бабаларның бай мирасын саклап, милли бәйрәмнәр көннәрендә башкарыла торган җыр-биюле уеннары аша яшь буында туган телгә, мәдәнияткә хөрмәт тәрбияләү. Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Әлеге кыска вакыт эчендә ул Татарстанны гына түгел, ә Россиянең төрле төбәкләрен, шәһәрләрен дә колачлый алды.
Халкыбызның йолаларын, гореф гадәтләрен өйрәнү, бергәләп татар әдәбияты классикларын уку максаты белән оешкан “Аулак өй – көрәш” төбәкара проекты РФның Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары, ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте, ДБҮ «Сәләт» яшьләр үзәге, ТРның Фәннәр Академиясе ярдәме белән гамәлгә куела.