Түбән Камада 14 декабрьдә «Ел укытучысы» һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы финалы узды. Барлыгы җиде номинация булды, аларның һәрберсендә шәһәрнең иң яхшы педагоглары сайлап алынды.
«Яшь туган тел укытучысы» номинациясендә Инзилә Миңнекеева җиңде, «Иң яхшы туган тел укытучысы» номинациясендә Раилә Нургатина алдынгы урынны алды.
«Илһам һәм педагогик осталык» номинациясендә Ольга Романова җиңү яулады, «Иҗади эзләнү һәм чишелешләрнең оригинальлеге» номинациясендә Мәрьям Әхмәтшина, «Ел ачышы» номинациясендә Карина Гаркун бүләкләнде.
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүче укытучы» номинациясендә Светлана Сидулина җиңү яулады. Ә «Ел укытучысы» исеменә Нина Габбасова лаек булды.
Чыганак: nkamsk-rt.ru