tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев: Гаилә шәхесне, ә шәхес милләтне күтәрә
Васил Шәйхразыев: Гаилә шәхесне, ә шәхес милләтне күтәрә

Васил Шәйхразыев: Гаилә шәхесне, ә шәхес милләтне күтәрә

Бүген, 25 декабрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, 2024нче елга нәтиҗә ясап, ел дәвамында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктыртуда актив катнашкан журналистлар белән очрашты.

Очрашу барышында Васил Шәйхразыев узып баручы елда Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы игълан иткән “Шәхесләр елы” кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде. “Шәхесләр, гаилә, милләт — алар һәрвакыт бергә. Гаилә шәхесне, шәхес милләтне күтәрә. Безнең өчен 2024 елны “Шәхесләр елы” дип игълан итү бик мөһим иде. Без татар халкының олуг тарихын, бөек шәхесләрен бөтен дөньяга таныта алдык” — дип билгеләде ул.

Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елны бөек шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә шактый эш башкарылды. 16 апрелендә Кырым Республикасының Ялта шәһәрендә Советлар Союзы Герое Гали Әхмәт улы Мәҗитовка бюст ачылды. Ялта шәһәренең фашист илбасарларыннан азат ителүенең 80 һәм Кырымның Россия белән кушылуының 10 еллыкларына багышланаган тантаналы чарада Татарстанның һәм Кырым Республикаларның рәсми затлары, Гали Мәҗитовның балалары, оныклары һәм оныкчыклары катнашты.

15 июньдә Пермь крае Барда муниципаль округының Барда авылында үткән XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе кысаларында Советлар Союзы Герое, татар патриот шагыйре Муса Җәлилгә тантаналы рәвештә бюст һәм сквер ачылды. Шулай ук 22 июньдә Курган шәһәрендә тантаналы рәвештә Муса Җәлил бюсты ачылды.

Советлар Союзы Герое, татар патриот шагыйре Муса Җәлилгә бюстлар шулай ук агымдагы елның 1 ноябрендә – Чиләбе өлкәсе Кунашак районы Бәгәрәк Тамак авылы һәм 2 ноябрьдә – Курган өлкәсе Шадринск шәһәрендә ачылды.

Чит илләргә килгәндә 16 июльдә Кыргызстан Республикасы Бишкек шәһәренең 29 нчы урта белем бирү мәктәбе каршында Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилгә мемориаль стела ачу тантанасы узды.

28 июльдә Беларусь Республикасының Брест шәһәрендә Бөек Ватан сугышы елларында Брест крепостен саклауда, Беларусь Республикасын һәм Брест шәһәрен азат итүдә катнашкан татарстанлыларга истәлек тактасы ачылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*