tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтнең игелекле улы
Милләтнең игелекле улы

Милләтнең игелекле улы

Әйе, сүзем Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Фарук улы Сафин турында булыр.

Аның 1 гыйнварда юбилейлы туган көне – 60 яшь тула. Шуның 40 елга якынын бергә аралашып яшәгәнгә, кулыма каләм алдым.

Ул Ульяновскига Казан дәүләт университетыннан журналист буларак телевидениега практика үтәргә җибәрелгән иде. Чит шәһәрдә туганнары да булмагач, беренче көннәрдә япь-яшь егеткә, проблемаларың булса, син Карл Маркс урамындагы “Блинная” кафесы хуҗабикәсе Асия апага мөрәҗәгать ит, ул һәрбер кешегә ярдәмле, дип хезмәттәшләре тәкъдим иткәннәр.

Апа, мин – Татарстаннан, дип килеп кергәч, якташым, дип бик яратып каршы алуым әле дә хәтеремдә. Ни әйтсәң дә, туган җирдән еракта башка милләт халкы белән яшәгәнгә, тормыш иптәшем дә чи мишәр булганга, үз туган ягымны, Татарстанымны бик сагына идем.

Шул көннән башлап без бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәдек.

90 нчы еллар, бик авыр еллар… Кооператив кафеларга кибетләрдә тоздан башка берни дә сатмыйлар. Рамисның статусы, дәрәҗәсе зур. Аның безгә кафены саклап калырга ярдәме тисә, мин аны, яңа кешене, беренче вакытта эше буенча кирәкле кешеләр, җитәкчеләр белән таныштыра идем.

Тора-бара гаилә дуслары ук булып киттек. Әтисе Фарук абый белән әнисе Наилә апа бик тырыш, бик уңган кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын. Алар да балаларын югалту ачысын татып киттеләр. Бердәнбер кызлары Наҗия үзенең сабые Фатыйма белән бер көнне вафат булды.

Гел аралашып яшәдек, безне бер мәҗлесләреннән дә калдырмадылар. Аш-суга оста Наилә апа ясаган катыкны сагынам. Аңардан өйрәнеп кала алмавыма үкенәм.

Менә шундый уңган, булган кешеләрнең баласы ул Рамис. Без күрмәдек, әле аларның карауга мохтаҗ әбиләре дә булган. Шул әбине карап, аның догасын алып калгангамы, бик бәхетледер, дип уйлыйм мин аны.

Гомер ул – искән җилләр кебек. Шушы егеткә менә 60 яшь тула инде, ышанырлык та түгел.

Әмма аның тормышы үкенерлек түгел. Чөнки безнең кебек читтән, ерактан эзләмичә, үзе белән бергә үскән хәләл җефете – Рамиләсе белән кавышып, милләт җанлы, туган телебездә камил укый, яза, сөйләшә белүче ул һәм кыз үстерделәр. Алар югары белем алып, башка чит телләрне дә яхшы өйрәнеп милләтебезгә хезмәт итәләр.

Рамисны Аллаһы Тәгалә безгә, безнең өлкәгә бүләк итеп җибәргәндер, дим. Ул үзенең тырышлыгы белән безне бөтен дөньяга танытты. Кайда гына булсак та, Ульяновскидан икәнебезне белүгә аны сорашалар, сәламнәр әйтәләр һәм яхшы яктан көнләшеп тә карыйлар.

Милли эшләр белән генә чикләнмичә, Ислам динен үстерү буенча да күп эш башкара ул. Безнең “Дин дәресләре мәктәбе”н ачуда булышып кына калмады, күпме укырга шәкертләр алып килеп, үзенә савап алды.

Эше бик тыгыз булуына карамастан, хәләл җефете Рамилә дә бездә белем ала, гарәп алфавиты белән матур итеп Коръән укып, безне шатландыра.

Алар олыны олы, кечене кече итә беләләр. Бергә гомер иткәнгәме, олыгайган көнебездә безгә дә бик игътибарлы. Ә без аларның мәрхүмнәренә догада, үзләренә изге теләктә.

Рамис! Сез Рамилә белән бергә гомерегезне милләтебезгә хезмәт итүгә багышладыгыз, телебезне саклап калуда, гореф-гадәтләребезне югалтмауда армый-талмый эшлисез һәм өлкәбез татарларын бөтен дөньяга таныттыгыз. Аллаһы Тәгалә разый булсын сездән. Уңышларыгызны күреп горурланабыз, үзебез дә азмы-күпме ярдәм итәргә тырышабыз.

Хөрмәтле Рамисыбыз! Юбилеең уңаеннан сиңа күңел түрләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Саулык-сәламәтлек, Рамилә белән гыйбадәтле, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы, иман байлыгы телибез. Кайгы-хәсрәткә юлыкмыйча, көчле рухлы, игелекле, изге күңелле булып, балаларыгызның шатлыгын гына күреп, яратып, көтеп алган беренче оныгыгыз Мирзаның да үзең кебек милләт җанлы булып үсүен һәм аның да уңышларына сөенеп сезгә озак яшәргә язсын.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*