Ел ахырында, 26 декабрь көнне Түбән Новгород өлкәсенең Халыклар бердәмлеге йортында махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм оештыруда катнашкан иң актив волонтерларга өлкә губернаторы Глеб Никитинның Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Йөздән артык бүләкләнүче арасында милләттәшләребез – өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимур Шарафутдинов һәм Нижгар татарлары конгрессы рәисе Гөлнара Абдуллина да бар иде (фотода). Дәрәҗәле бүләкләрне аларга өлкә губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Андрей Гнеушев тапшырды.
Наилә Җиһаншина
“Туган як” газетасы