Сургут “Ак калфаклылары” кабаттан кул эшләнмәләре серләре белән бүлештеләр. Аллы-гөлле бу матур эшләр яныннан аерылып китү мөмкин түгел. Күпме күңел җылысы, күз нуры, сабырлык, бөртекле хезмәт салына аларга.
Чигүле мендәр тышы, чигүле кулъяулык, заманчалаштырылган калфак, изү, сөлге һ. б. онытылган ядкәрләр дисәләр, ышанмагыз, килегез безнең янга!