tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөек җырчыны искә алу чарасы булачак
Бөек җырчыны искә алу чарасы булачак

Бөек җырчыны искә алу чарасы булачак

2025 елның 15 февралендә бөек җырчы Илһам Шакировның тууына 90, арабыздан китүенә 6 ел була. 16 гыйнварда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Илһам Гыйльметдин улы Шакировны искә алып, каберенә зиярәт кылу һәм чәчәкләр салу оештыра.

Әлеге чарада мәшһүр җырчыбызның сәхнәдәшләре, Татар дәүләт филармониясенең сәхнә ветераннары һәм артистлары катнашачак.  Искә алу Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында булачак. Татар дәүләт филармониясе журналистларны РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакировны  искә алып, каберен зиярәт кылу чарасына чакыра.

Чыганак: matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*