tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Адыгея Республикасына юл тотачак
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Адыгея Республикасына юл тотачак

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Адыгея Республикасына юл тотачак

Иртәгә, 15 гыйнварда, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Адыгея Республикасына барачак.

Сәфәр барышында Адыгея Республикасы Башлыгы Морат Кумпилов белән очрашу планлаштырылган. Шулай ук Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округларының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашу узачак. Аның кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2024 елга эшенә йомгак ясалачак һәм 2025 елга эш планнары һәм бурычлары турында фикер алышыначак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*