Аеш кечкенә җирлек саналса да 9 батырлары илебезне яклауда катнаша. Аларны тәрбияләп үстергән гаиләләргә авыл халкы һәрвакыт теләктәшлектә. Кулларыннан килгәнчә, ничек тә яу кырындагы егетләргә ярдәм итәселәре, булышасылары килә. Шушы көннәрдә китапханәдә токмач кисү өмәсе оештырдылар.
Аеш китапханәсенә хатын-кызлар әле беренче тапкыр гына токмач кисәргә җыелды. Шуңа да карамастан, эшне тиз тоттылар, 3 сәгать дигәндә, уңган куллар бик күпләп токмач кисеп куйдылар. «Без бергә» волонтерлары махсус хәрби операциядәге егетләрнең соравы буенча токмачны, ватылмасын, вакланмасынга лагман рәвешендә кисәргә тәкъдим иткән иде, апалар запросны төгәл үтәде.
Рәфинә Закирова, Гөлсинә Хаҗиева, Рәҗәп Шәехмурзина, Рәйханә Зыяева, Рәмзия Хәйретдинова, Халисә Галимуллина, Лүция Галимова, Ализа Галиева, Гөльяз Вилданова бергә китапханәдә җыелышып 70 йомыркага томач басып, аны кисеп, киптереп тартмаларга тутырып куйдылар. Онын да, йомыркасын да томач кисүчеләр үзләре алып килгән иде.
Чыганак: aktanysh-rt.ru