Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге вәкиләре (җитәкчесе – Фәрид Фәиз улы Мифтахов) зур “Яңа ел” концерт программасы белән Яшел Үзән психоневрология интернатында булып кайттылар.
Яңа ел бәйрәме хәтердә кала торган мизгелләр бүләк итте. Кунакка Кыш бабай үзе белән Кар кызын, Куянны, Аюны, Еланны һәм Убырлы карчыкны да алып килгән иде. Бәйрәм рухы күңелле, шатлыклы һәм әкияти иде.
Фәрид Фәиз улы интернатка Яңа Ел күчтәнәчләрен тапшырды, бу исә авыруларның йөзләрендә елмаю һәм шатлык тудырды.