Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты утырышы узды. Ел нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә төбәгебез районнарыннан килгән йөздән артык вәкил, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, дин әһелләре, шәрәфле кунаклар катнашты.
Утырышта катнашучылар иң әүвәл 2024 елда безнең арабыздан бакыйлыкка күчкән мөхтәрәм шәхес – татар автономиясенең Тереньга район советы рәисе Камил Аминовны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары мохтарият җитәкчесе Рамис Сафин автономиянең 2024 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм алдагы елга максатларны билгеләде.
“Автономия быел мәдәни һәм социаль юнәлештәге мөһим чараларда актив катнашты. Өлкә һәм район Сабантуйлары, Татар теле һәм мәдәнияте көннәре, Б.Тарханов исемендәге үзешчән театрлар фестивале, “Өмет” газетасының 35 еллык юбилее, “Татар кызы” һәм “Татар егете” өлкә конкурслары – төбәгебез татарлары тарихына кереп калган мөһим вакыйгалар. Алдагы елга да планнарыбыз зурдан. 2025 елда илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын киң күләмдә билгеләп үтә. Без дә сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын хөрмәтләргә җыенабыз. Иске Кулаткы районында нәшер ителүче “Күмәк көч” газетасы 95 еллык юбилеен каршылый. “Сембер язлары” әдәби альманахы чыга башлауга 30 ел була. Чардаклы районының Абдулла авылы 300 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә”,- диде автономия рәисе.
Аннары автономиянең бүлек җитәкчеләре, оешма рәисләре ел дәвамында башкарган эшләре турында отчет биреп, киләчәккә планнары белән уртаклаштылар.
Сенгилей районы Красный Гуляй урта мәктәбенең ана теле укытучысы Гөлфәрия Латыйпова Ульяновск шәһәренең 101 нче губернатор лицее (500 татар баласы белем ала) белән Ишеевка бистәсенең 2 нче лицеенда (400гә якын татар баласы исәпләнә) татар теле бернинди формада да өйрәнелмәвенә борчылуын белдерде. Ата-аналар ярдәме белән әлеге мәгариф учакларында якын арада татар теле түгәрәкләре ачып җибәрәсе иде, диде ул. Гөлфәрия Мингали кызы үзенең чыгышында саф татар авыллары мәктәпләрендә милли-мәдәни чараларның күбрәге рус телендә алып барылуы, укучыларның милли киемнәре иске булуы яисә бөтенләй булмавы турында ачынып сөйләде. Ул район автономияләре рәисләрен мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә торырга, ана телен өйрәнү мәсьәләсенә игътибарны көчәйтергә, татар теле укытучыларына ярдәм кулы сузарга чакырды.
Ә Ульяновскиның Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина дистәгә якын районда хакимият органнары һәм җирле автономияләр белән берлектә Татар теле һәм мәдәнияте көннәре уздырулары турында сөенеп сөйләде.
“Өлкәбезнең авыл районнарында җыр-моңга, ана телендә аралашуга сусаган милләттәшләребез әлеге бәйрәмнәрне сагынып көтеп алалар. 2025 елда Новоульяновск шәһәрендә, Вешкайма, Барыш, Чардаклы районнарында мәдәният көннәре уздырырга ниятлибез”,- диде ул.
“Өмет” газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова 2025 елга редакциянең иҗади планнары белән бүлеште. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган махсус сәхифә газетабызның һәр санында чыга башлый, диде ул.
“Сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм фронтовикларның тол хатыннары турында мәгълүматлар туплауда безгә ярдәм итсәгез иде”,- дип “Өмет” хезмәткәре район автономияләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.
Ульяновск өлкәсенең татар язучылары берләшмәсе җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов “Сембер язлары” әдәби альманахының 30 еллыгы уңаеннан, быел җыентыкның чираттагы чыгарылышын бастырырга җыенулары хакында хәбәр итте.
Татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кәримә Алиуллинаның да киләчәккә ниятләре зурдан. Барлык районнарда да Чишмә бәйрәмнәре, Сабантуйга бүләк җыю һәм “Бәби мае” йола бәйрәмнәрен үткәрергә җыенабыз, диде ул.
Мөселман хатын-кызлар союзы рәисе Асия хаҗия Мөлекова “Дин дәресләре мәктәбе”нең уңышлары турында бәян итте.
“Димитровград шәһәре Җәмигъ мәчете карамагында эшләп килүче мөслимәләр оешмасы традицион ислам кыйммәтләрен саклап калып үстерү юнәлешендә зур тырышлык куя, халык белән төрле чаралар үткәрә. Римма ханым Афандеева башкаларга үрнәк булып тора”,- диде Асия хаҗия.
Ә яшьләр оешмасы җитәкчесе Азат Яруллин 2025 елда “Татар кызы” һәм “Татар егете” өлкә конкурсларын зурлап уздырырга җыенулары хакында хәбәр итте.
Ульяновск шәһәренең имам-мөхтәсибе, Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы, мәчетләрдә татар телен өйрәтүне иң беренчеләрдән булып башлап җибәрүче Рөстәм хәзрәт Сафин өлкә мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы белән мөфтият арасында хезмәттәшлек итү турында килешүнең уңай нәтиҗәләре турында җиткерде.
“Безгә – дин әһелләренә, хәзер мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында катнашырга рөхсәт бирделәр. Без анда 4 класста укучы татар балаларының әти-әниләренә берничә модуль арасыннан Ислам мәдәнияте нигезләре дип аталган модульне сайлап алу кирәклеген аңлатабыз. Әлеге факультатив дәрестә балаларны дога кылырга, намаз укырга өйрәтмибез, без аларга бары тик традицион ислам кыйммәтләре, халкыбызның бай рухи мирасы турында гына сөйлибез.
Шулай ук мәктәпләрдә балаларны ГОСТ стандартлары буенча хәләл ризыклар белән тукландыруны оештыру турында килешү гамәлгә ашырыла. Балаларына хәләл ризыклар ашатырга теләүче ата-аналар мәктәп директорлары исеменә гариза язарга тиеш.
Ана телен мәчетләрдә генә өйрәтеп булмый, дигән фикер еш яңгырый. Мин бу сүзләр белән һич тә килешмим. Билгеле булганча, күпчелек мәктәпләрдә ана телен өйрәнү өчен атнасына нибары 0,5 сәгать каралган. Ә мәчетләргә дин дәресләренә йөрүче балалар татар телен атнасына икешәр сәгать өйрәнә. Күршебез Татарстан мәчетләре күптәннән инде ана телен саклап калу өстендә тырышып эшлиләр. Әлбәттә, мәчеттә балаларга әдәби телне тирәнтен өйрәтүе кыенрак, ә менә татарча сөйләшергә өйрәтергә бик тә мөмкин”,- диде Рөстәм хәзрәт.
Утырышның ахырында автономиянең район бүлекчәләре активистларына өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте, Бөтөндөнья татар конгрессы, Татарстан мәгариф һәм мәдәният министрлыкларының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
“Вакытлары белән исәпләшмичә милләтебезгә тырышып хезмәт итүче барлык фидакарь кешеләргә, милли эшләргә хәләл малларыннан өлеш чыгаручы бизнесменнарга чын күңелдән рәхмәт”,- диде Рамис Сафин.
Өметле, актив татар яшьләре – Артур Хакимов, Венера Залалетдинова һәм Азат Яруллин бертавыштан автономиянең президиумы һәм башкарма комитеты составына кертелделәр.
Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты әгъзалары 2025 елга мохтариятнең эш планын расладылар. Әлеге план Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте, Губернатор администрациясе, өлкәнең мәгърифәт һәм тәрбия министрлыгы, сәнгать һәм мәдәни сәясәт министрлыгы, шәһәр хакимияте, район администрацияләре, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм мәдәният министрлыклары белән хезмәттәшлек итүне күздә тота.
Рузия ХӘЛИМОВА.
Чыганак: emet73.ru