tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Адыгея Республикасы Башлыгы Морат Кумпилов белән очрашты
Васил Шәйхразыев Адыгея Республикасы Башлыгы Морат Кумпилов белән очрашты

Васил Шәйхразыев Адыгея Республикасы Башлыгы Морат Кумпилов белән очрашты

Бүген, 17 гыйнварда, Адыгея Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Адыгея Республикасы Башлыгы Морат Кумпилов белән рәсми очрашуы булды.

Очрашуда шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, “Дуслык” татар мәдәни-агарту җәмгыяте Адыгея төбәк иҗтимагый оешмасының аксакаллар советы рәисе Вәлид Рәхмәтуллин һәм “Дуслык” татар мәдәни-агарту җәмгыяте Адыгея төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Алим Ильясов катнашты.

Очрашу башында Мурат Кумпилов кунакларны сәламләде һәм Адыгея Республикасы белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Ул Татарстанны икътисадый яктан үрнәк алырлык регион дип атады.

Васил Шәйхразыев, үз чиратында, очрашуда катнашучыларны Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән сәламләде. Ул Адыгея Республикасына эш сәфәре программасы турында сөйләде һәм Төньяк Кавказ, Көньяк федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашуны оештыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Милли Шура рәисе билгеләп үткәнчә, 2018 елдан башлап ел саен Россия Федерациясенең барлык федераль округларында татарларның этник һәм мәдәни үзенчәлеген саклау, шулай ук Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү мәсьәләләрендә, иҗтимагый берләшмәләрнең эш тәҗрибәсе белән танышу максатында, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре утырышлары үткәрелә. Кичәге чарада Адыгея ягыннан олуг шәхесләрнең катнашуы җыенның дәрәҗәсен һәм әһәмиятен арттырды.

Очрашу барышында Политотдел хуторында мәшһүр татар шагыйре М.Җәлилгә һәйкәл кую мөһим тәкъдим булды. Бу идеяне «Дуслык» татар мәдәни-агарту җәмгыяте Адыгей төбәк иҗтимагый оешмасының аксакаллар советы рәисе Вәлид Рәхмәтуллин тәкъдим итте. Васил Шәйхразыев Россиядә һәм чит илләрдә Муса Җәлилгә һәйкәлләр кую мисалларын китерде, татар мәдәниятенең бөек шәхесләре турындагы истәлекне саклауның мөһимлеген ассызыклады.

Адыгея Республикасы башлыгы Морат Кумпилов әлеге тәкъдимне хуплады, бу ике якның да мәдәни элемтәләрне ныгытырга һәм тарихи мирасны сакларга омтылуын күрсәтә.

Кичә Политотдел хуторында милләттәшләр үзләрен борчыган сорауларны күтәрделәр. Бу, беренче чиратта, чиста су мәсьәләсе. Очрашу барышында бу мәсьәләләр башлыкка җиткерелде, министрларга эш буенча бурычлар куелды.

Очрашу азагында Алим Ильясов Адыгея Республикасының “Дуслык” оешмасы исеменнән Республика Башлыгына да, Бөтендөнья татар конгрессына да татар җәмгыяте үсешенә һәм төбәкләр арасындагы мәдәни багланышларга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*