Татарлар арасында тальян гармуны – киң таралган инструмент. 1860 елларда ук этнографлар гармун турында татар халкына хас музыка коралы, дип язганнар, чөнки аның көйләнеше татар көйләрен уйнарга бик җайлы.
Тальян моңнары… Әби-бабаларыбызның яшьлек елларында иң кадерле әйбер булган ул. Тормышның бар матурлыгы һәм гүзәллеге нәкъ менә шул тальян моңнары аша халык күңеленә ирешкән. Тальян гармуны – элеккедән килгән татар гореф-гадәтләрен һәм көйләрен әлегәчә хәтердә саклап килгән искиткеч музыка коралы ул.
Кызганычка, соңгы елларда гармун көйләрен без күбрәк сәхнәләрдән генә ишетәбез. Ә әниләр чорында күрше-күлән, туган-тумача җыелса, өстәл артында рәхәтләнеп җырлашып утырганнар, татар моңы һәм такмаклары мәҗлеснең күрке булган. Мондый очрашуларга яше дә, карты да ашкынып килгән, күңел ачкан, сагышларын тараткан, яңа хезмәт көненә дәрт-дәрман туплап рухланган. Оста гармунчылар авылның йөзек кашы иде бит.
Менә безнең Иске Усман авылында гына да ул елларда иллеләп гармунчы бар иде. Шул авыр, ләкин татар җырына бай елларны, оста гармунчыларны искә алу нияте белән социаль тернәкләнү бүлегендә «Уйнагыз, гармуннар!» кичәсе уздырылды. Чараның максаты – онытылып баручы гармун тавышын авыл урамнарына, клубларына һәм өйләренә кайтару иде. Мондый кичәләр халкыбызның күңел җәүһәрләре белән таныштыра, милли музыканың аһәңен тоярга өйрәтә һәм, әлбәттә, гармун тартып милли көй чыгару егет кеше өчен никадәр абруйлы икәнлеген күрсәтә!
Безнең авылда гармунчылар һәм гармун моңын яратучылар бар әле. Алай да кичә башында башта гармун тарихын, төрләрен барлап үттек. Авылыбызның алтын куллы остасы Җаниәхмәт ага Шакировны искә алдык. Күренекле гармун ясау остасы Иске Ярмәктә яшәгән Гали Гәрәев тә бит, яшүсмер чагында Җаниәхмәт ага йортында яшәп, гармуннар ясарга өйрәнгән. Авылыбызның барлык гармунчыларында да ул ясаган тальян гармуннары бар иде. Җаниәхмәт ага үз гомерендә меңләгән гармун ясаган һәм һәркайсының үз йөзе, үз моңы булган.
Шундый осталарның эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар халкының гореф-гадәтләре саклана да инде. Осталар юк инде арабызда, ә тальянкалары һаман яши һәм Камышлы районының гына түгел, бөтен татар халкының мәдәни мирасы булып санала.
Сүзне ихтирамлы кунакларыбызга бирдек. Алар гармун белән бәйле истәлекле хатирәләре белән уртаклаштылар: ничек итеп гармунда уйнарга өйрәнгәннәр, ничек гармунлы булганнар, авылда нинди кичәләр, табыннар узган, нинди туйлар төшкән… Анда кызыклы хәлләр дә бик күп булган.
Гармунчыларыбыз шушы авылда туып-үскәннәр, тормыш иткәннәр, гаиләләр корып, балаларын үстереп, олы тормыш юлына озатканнар, гомер буе колхозда хезмәт иткәннәр… Бүгенге көндә алар инде лаеклы ялда. Олы яшьтә булсалар да, авыл тормышында актив катнашалар, туган ягыбызны, авылыбызны чын күнелдән яратып гомер итәләр.
Мөкәтдәс Нуретдинов, Фәрзетдин Мифтахов, Әсфир Нуретдинов абыйлар – 2012 елда Камышлыда үткән беренче регионара “Уйнагыз, Гали гармуннары!” фестивалендә катнашкан лаеклы гармунчылар.
Менә бу кичәдә дә абыйлар гармун күрекләрен тартып җибәрүләре булды, авылыбыз гармун моңына күмелде. Гармунчыларыбыз татар халык көйләренә тезмәләр башкардылар, аерым җыр көйләре, бию көйләре дә уйналды. Моңнарны аралаштырып, гармун турында шигырьләр сөйләнде.
Биедек тә, җырладык та, матур көйләр дә көйләдек.Онытыла башлаган күп җырлар искә төште. Җыр – халыкның киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше бит ул. Татар халык моңын күңел генә тоя, милли биюләр сәхнә тузанын күтәрә. Аның сихри көче дә шунда: ниндидер бер көч тальян тавышы булып, үз артыннан ияртә, күңел кылларына кагыла…
Гармунга багышланган кичәбез бик тә матур, бик тә күңелле үтте, эчтәлеге дә күңелләребезгә ятышлы булды. Бармакларыннан моң агыла, дигән сүз дөрес икән. Мөкәтдәс, Әсфир, Фәрзетдин агалар, чын күңелебездән рәхмәт Сезгә! Исәнлектә очрашулар насыйп булсын! Күкеләр адәм балаларының яшәү елларын санап бетерә алмаган кебек, гармуннар да татар моңын уйнап бетерә алмаслардыр. Теләгебез шул – үткәннәрне хәтерләтеп, күңелләрне дәртләндереп, мәңге сайрасын гармун!
“Бердәмлек” газетасы