Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан ДТРК белән уртак проекты старт алды. Әлеге хезмәттәшлек кысаларында радиотапшырулар алып барылачак, аның барышында Татарстанның төрле районнарына эшлекле сәфәрләр оештыру планлаштырыла.
“Татарлар” дип исемләнгән тапшыру атнага бер тапкыр 99,2 FM ешлыгында чыга, тыңлаучыларга татар халкының тормышы һәм мәдәнияте турында күбрәк белергә уникаль мөмкинлек бирә. Тапшыруның шигаре: “Үз илемдә – үз коем”.
24 гыйнвар көнне эфирга икенче тапшыру чыгачак. Ул Теләче районына багышланып әзерләнә.