tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча районы үзәк китапханәсендә «Казан утлары» журналы редакциясе белән очрашу булды
Арча районы үзәк китапханәсендә «Казан утлары» журналы редакциясе белән очрашу булды

Арча районы үзәк китапханәсендә «Казан утлары» журналы редакциясе белән очрашу булды

Кичә Арча районы үзәк китапханәсендә «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Каурый каләм» әдәби түгәрәге әгъзалары белән очрашу уздырылды. Чара әдәбият сөючеләрне, яшь язучыларны һәм каләм тибрәтүчеләрне бер мәйданга җыйды. Биредә «Казан утлары» журналы редакциясеннән баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, әдәби бүлек мөхәррире Рафис Корбан, smm-белгеч Алинә Хәбибуллина катнашты.

«Казан утлары» редакциясе, әдәбиятка җан өрү һәм язучылар иҗатына игътибарны арттыру йөзеннән, «Әдәби берләшмәләрдә» проектын башлап җибәрде. Очрашуның максаты – Татарстан Республикасының төрле районнарында эшләп килгән әдәби берләшмәләрне таныту, аларның иҗатын популярлаштыру һәм иҗади мохитне үстерү. Бу проект кысаларында, районнарда яшәүче язучыларның әсәрләрен журналның һәр санында аерым рубрикада тәкъдим итү планлаштырыла», – дип хәбәр итә Алинә Хәбибуллина.

Чарада «Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Лилия Дәүләтбаева проект кысаларындагы очрашуларның нәкъ менә Арча районыннан башланып китүен ассызыклады һәм «Казан утлары» редакциясе белән киләчәктә дә элемтәдә булачагына ышанычын белдерде.

«Каурый каләм» әдәби түгәрәге әгъзалары үз иҗатлары белән таныштырдылар. «Зал тулы яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре аеруча кызыксыну белән язучыларның чыгышларын тыңлады. Чара барышында иҗади фикер алышулар һәм тәҗрибә уртаклашу булды. Шунысы куанычлы: катнашучылар арасында әдәби иҗатка кызыксыну уяту, язучыларга киңәшләр бирү һәм аларның иҗатын үстерү максатыннан, ачык диалог оештырылды. Күп кенә авторлар үзләренең иҗат юлы, иҗади тәҗрибәләре турында сөйләде, сораулар бирде һәм фикер алышуда катнашты», – диде Алинә Хәбибуллина.

Аның әйтүенчә, «Казан утлары» редакциясенең бу инициативасы районнарда иҗади мохит тудыру буенча зур әһәмияткә ия. Әлеге проектның киләсе этаплары Татарстанның башка районнарында уздырылачак. Арча районы үзәк китапханәсендә узган бу очрашу – Татарстанның әдәби тормышын активлаштыру, авторларны күтәрү һәм әдәбиятка мәхәббәт уяту юнәлешендә бер адым булды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*