Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров эш сәфәре белән Коми Республикасында. Биредә ул җирле “Мәхәллә Нур” мөселман дини оешмасының гыйбадәт бүлмәсендә булды.
Биредә ул әлеге оешманың эшчәнлеге белән танышып кына калмыйча, аның әгъзалары белән дә очрашты. “Мәхәллә Нур” Коми татар җәмгыяте тормышында мөһим роль уйный, рухи ярдәм күрсәтә. Үткәрелгән экскурсия вакытында Данис Шакировны оешма эшенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар.