tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашу узды
Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашу узды

Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашу узды

Бүген, 28 гыйнварда, Сыктывкар шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, ел саен Россия Федерациясенең федераль округларында татарларның этник һәм мәдәни үзенчәлеген саклау,  иҗтимагый берләшмәләрнең эш тәҗрибәсе белән танышу максатында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура вәкилләре катнашында татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре утырышлары үткәрелә.

Чарада Коми Республикасы Милли сәясәт министры Роман Носков, Коми Республикасы Халыклар Дуслыгы йорты директоры Григорий Хатанзейский, Калининград, Мурманск өлкәләре, Коми Республикасы татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, Ненец автономияле округы һәм Санкт-Петербург шәһәре вәкилләре катнашты. Очрашуның модераторы, Коми Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Мухассама Хамзин кызы Ончева, катнашучыларны сәламләп, әлеге чараның татар халкы милли-мәдәни үзенчәлеген саклаудагы әһәмиятен ассызыклады.

Очрашу башында Коми Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов белән бергә мөселманнар өчен дога укылды, Бөтендөнья татар конгрессының 2024 елгы эш нәтиҗәләре турында видеоролик тәкъдим ителде.

Видеороликны караганнан соң Төньяк-Көнбатыш федераль округының татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады. Аларның һәркайсы ирешелгән уңышлар турында үз фикерләрен әйттеләр һәм алдагы елга төп бурычларны һәм эш юнәлешләрен билгеләделәр.

Йомгаклау өчен сүз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фанис улына бирелде. Ул 2020 елда кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе” документы турында сөйләде. Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, 2025 ел татар дөньясы өчен “Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы” дип игълан ителде. 2025 елга эш планы Бөек Җиңүгә багышланган чараларны үз эченә ала.

Алга таба чара концерт программасы белән дәвам итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*