Бүген, 28 гыйнвар көнне, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Тверь шәһәре Думасы рәисе Евгений Пичуев һәм Тверь өлкәсе Законнар чыгару җыены депутаты Лилия Корниенко белән очрашты.
Чара барышында Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге, федераль округларда уздырылган чаралар турында мәгълүмат бирде. Шулай ук Милли Шура рәисе дуслык һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады, Татарстандагы Дуслык йортлары тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул аларның татар мәдәниятен, традицияләрен саклау һәм үстерүдәге ролен, әһәмиятен билгеләп узды.
Тверь шәһәре Думасы рәисе Евгений Пичуев татар халкының борын-борыннан бу төбәктә яшәве һәм активлыгы турында сөйләде. Ул шулай ук Тверь өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы белән хезмәттәшлек итүдә уртак тел табуның әһәмиятен аңлатты.
Очрашу ахырында Васил Шәйхразыев, Тверь шәһәре вәкилләрен Казанга чакырып, татар мәдәнияте һәм традицияләре белән танышырга тәкъдим итте. Әлеге очрашу Татарстан һәм Тверь арасында дуслык, хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту өчен уңышлы адым булды.