Куакбаш авылы Ватанны саклаучылар елына багышланган чараларны ачып җибәрде: авыл китапханәсендә “Тынычлык хакына игелек кыл” дигән чара узды.
Хәрби операциядә хезмәт итүче, хәзерге вакытта ялда булган хәрби, МХОдан комиссовать ителеп кайткан ир-егет һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән түгәрәк өстәл форматында очрашу үтте.
2025 ел – Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу аңлашыла да: быел Бөек Җиңүгә – 80 ел һәм инде менә берничә ел дәвамында илдә махсус хәрби операция бара.
«Меңләгән татарстанлы махсус хәрби операция барышында Ватаныбыз иминлеге һәм суверенитеты өчен фидакарь рәвештә көрәшә. Үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәп, куелган хәрби бурычларны ышанычлы хәл итеп, безнең сугышчылар батырлык, чыдамлык һәм каһарманлык күрсәтәләр», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Советына юлламасында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Куакбаш авылы китапханәсенә Ватанны саклаучылар елы уңаеннан узган очрашуга махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан “Миф” позывнойлы якташыбыз, хәрби операциядә булып, аннан яраланып, соңрак комиссовать ителгән Рамис Хәмзетдинов, Чечня хәрби хәрәкәтләрендә хезмәт иткән Альберт Ялаев Һәм Рафаэль Аскаров килделәр. Шулай ук монда югары сыйныф укучылары катнашты.
Чараны алып баручылар: Гүзәлия Мифтахова белән Сиринә Мөхәммәтшина Чечня һәм Әфган сугышлары турында мәгълүмат бирделәр. Әфган сугышында катнашкан өч авылдашлары Лениногорскида яшиләр. Чечня һәм Әфган сугышыннан бүгенге көндә барган хәрби операциягә күчтеләр. Хәрби авылдашларга да сүз бирелде. Алар солдат тормышы турында сөйләде, хәрби хәрәкәт, хәрби операциядә батырлык үрнәге, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләгәннәр.
Авыл башлыгы Рушания Әхмәтҗанова хәрбиләргә сәламәтлек, МХО зонасында булучыларның исән-имин әйләнеп кайтуларын теләгән. Куакбашлылар хәрби операциядә булган авылдашлары өчен кайгырып, борчылып торалар.
Югары сыйныф укучылары чарада катнашкан хәрби абыйларына сораулар биргәннәр, авылдашларының курку белмәс икәнлекләренә инанганнар.
Чарада катнашкан Тәскирә апа Ялаева хәрби операциягә багышлап язган шигырен укыса, Рәхимә апа Сальманова җыр башкарган, ә “Миф” позывнойлы якташыбыз үзе гитарада уйнап, җырлаган.
Чыганак: zamansulyshy.ru