tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Керкәле авылы остасы үз картинасына 38 төсле алмаз тезгән
Керкәле авылы остасы үз картинасына 38 төсле алмаз тезгән

Керкәле авылы остасы үз картинасына 38 төсле алмаз тезгән

Гөлшат Сәйфулла кызы электән үк кул эшләренә оста булган, кофталар, юбкалар, шәл, башмаклар да бәйләгән, ыргак белән мунчала үрергә дә өйрәнгән.

-Балалар үстергәндә күп бәйләдем, хәзер аның кирәге калмады, бәйләгән әйберләр кимибез, – ди әңгәмәдәшем. – Дөресен генә әйткәндә, яңа шөгылем ирем үлеп, ялгыз калгач барлыкка килде. Оныгыма туган көненә алмаз мозаикасыннан җыела торган кечкенә генә картина бүләк иткәннәр иде, ә ул аны җыярга әле бәләкәй. Моны үзем эшләп карарга булдым һәм мавыгып киттем.

Оста инде 11 картина эшләгән. Ул табигать күренешләре ясарга ярата, аларда төрле ел фасыллары сурәтләнгән.

-Иң ошаганы кышкы табигать күренеше, – диде Гөлшат Сәйфулла кызы. – Анда 38 төсле алмаз файдаланылды. Бер караганда ул кадәр күп төс тә түгел кебек.

Гөлшат апа эшләрен бүләк тә иткән, сатып алырга теләүчеләр дә бар, ди. Ул картинага материалны интернет аша заказ биреп кайтарта.

Аның башлаган картинасы гел өстәл өстендә, бераз буш вакыты булу белән шунда килеп утыра.

-Кайбер көннәрдә эшкә киткәнче дә алмазларны ябыштырып алам, шулай җаныма тынычлык табам, – ди ул. – Эш ахырына якынлашканда, аерыла алмыйм, тизрәк тәмамлыйсым килә. Телевизорны кабызып куям да, аны тыңлый-тыңлый эшлим. Төнге 12ләргә кадәр утырам, безнең урамда ут иң соңгы минем тәрәзәдә сүнәдер.

Сүз уңаенда: 59 яшьлек якташыбыз мәктәптә техник хезмәткәр вазифаларын башкара.

Оста бер картинаны 10-15 көндә ясап бетерә. Әңгәмә барышында аның башка шөгыльләре дә ачылды. Ул кунакларны урама пешереп сыйларга ярата. Ә тәрәзә төбе гөлләр белән тулган. Миләүшә гөленең (фиалка) генә дә 19 төре бар.

-Әлеге йортка күченгәннән бирле гөлләр үстерәм, аеруча миләүшәләр яратам. Барган җиремдә миндә булмаган төрен күрсәм, яфрагын сындырып кайтам, яфрактан үрчи ул, – диде Гөлшат апа. – Инде яран гөлләре белән мавыга башладым, аларның ун төре бар. Болары җәй көне бакчаны бизәп, чәчәк атып утыра, көзен өйгә кертәм.

Чыганак: nashcheremshan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*