Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Красноярск краенда. Биредә ул Икшермә авылында булды. Бу авылга, 1912 елда, Татарстанның Саба районы Икшермә авылыннан күченеп нигез салганнар. Бүгенге көндә авыл халкының 80 процентын татарлар тәшкил итә.
Визит кысаларында Васил Шәйхразыев Хәтер обелискына чәчәкләр салды, ул авыл халкы өчен әһәмиятле урын булып тора. Чәчәк салу тантанасыннан соң чара җирле клуб фойесында дәвам итте. Биредә “Чишмә” һәм “Чулпан” коллективлары кунакларны үзләренең җырлары белән каршы алды.
Соңрак Васил Шәйхразыев җирле халык белән аралашты, авылның актуаль проблемалары һәм үсеш перспективалары турында фикер алышты.
Чара азагында активистларны бүләкләү узды.