Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мордовия өлкәсенә бара.
Биредә Мордовиянең 95 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узачак. Әлеге мәртәбәле чарада Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерәчәк.