tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Халыкара хиҗаб көненә багышланган чара узды
Казанда Халыкара хиҗаб көненә багышланган чара узды

Казанда Халыкара хиҗаб көненә багышланган чара узды

Шәгъбан аеның 3 нче көнендә (2 февральдә) Казанда Халыкара хиҗаб көненә багышланган чара узды. Аны ТР мөселманнары Диния нәзәрәте һәм Татарстан мөслимәләре берлеге уздырды. Әлеге чарада катнашучыларны  Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, адвокат һәм юрист Руслан Нагиев, Татарстан Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина һ.б. сәламләде. Мәҗлестә Нәзарәт мөхтәсибәтләреннән абыстайлар, эшлекле мөслимәләр – барлыгы 300 кеше катнашты. Чара изге Коръәннән аятьләр укылып башланып китте.

Камил хәзрәт, тантаналы чарада катнашучыларны сәламләп, Коръәндә “хиҗаб” термины юк дигән дөрес булмаган фикерне кире какты. Аның сүзләренчә, Аллаһы Тәгалә Коръәндә ике аятьтә мөслимәләргә яулык бәйләргә куша, димәк, бу – безнең хокукыбыз гына түгел, ә Раббыбызның боерыгы булып тора. Хәдисләрдә дә хиҗаб термины булмаса да, аның мәгънәсе бар. Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ Гайшә анабызга, кызы Фатыймага хиҗабның нәрсә икәнлеген аңлаткан.

Адвокат Руслан Нагиев, үз чиратында, яулык бәйләүгә кагылышлы кайбер мәсьәләләрне юридик яктан аңлатты. “Безнең илдә Конституция дин тоту иреген гарантияли һәм җенси, милли, дини билгеләр буенча теләсә нинди кысрыклауны тыя. Һәр кеше теләсә кайсы динне аның күрсәтмәләренә таянып тотарга хокуклы. Хезмәт кануннары да яулык бәйләүне тыймый. Һәм, гомумән, яулыкның Россия Федерациясендә гомер итүче төп халыкларның традицион кием элементы булуын әйтергә тиешмен. Моны хәтта дини кануннар белән бәйләп та карарга кирәкми”, – диде ул.

Шулай ук Руслан Оруджевич әлеге мәсьәлә федерация субъектлары карамагына тапшырылган төбәкләрне мисал итеп китерде: алар арасында Татарстан, Дагыстан, Чечен Республикалары бар. Ул гаугалы хәлләрне судка кадәр үзара килешеп хәл итәргә чакырды.

Әлеге чара татар милли киемнәре, татар яулыклары аша милләтебез культурасын популярлаштыру, шулай ук Татарстанда җитештерелә торган хәләл товарларның төрлелеген халыкка җиткерүне максатын куйды.

Бәйрәмдә хиҗабның мөһимлегенә багышланган кызыклы вәгазьләр яңгырады һәм фикер алышулар булды. Мәдәни өлештә мөнәҗәтләр әйтелде һәм мастер-класслар үткәрелде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*