«Ачык университет» платформасында «20 гасыр – шәхесләрдә» дип исемләнгән яңа курс дөнья күрде. Курсның лекторы – Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин.
XX гасыр – әле күптән түгел генә үткән чор, әмма ул бүгенге тарихчылар тарафыннан тирәнтен өйрәнелә һәм анализлана. Татарстан Республикасы дәүләтчелеге, хәзерге татар мәдәнияте һәм сәнгате, гомумән, милләт турында карашлар нәкъ менә узган гасыр казанышлары белән бәйле.
Озын-озак гасырны «тудырган» кешеләр исә үз өлкәләрендәге эшчәнлекләре белән тарихка кереп калган. Кайберләре онытылган, кайберләре миф-легендаларга чорналган, ә кайберләре — тулы бер символлар.
«20 гасыр – шәхесләрдә» курсы нәкъ менә шушы татар интеллектуалларының исемнәре аша милләтебез тарихын күзалларга ярдәм итәчәк. Дәресләр Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты белән берлектә әзерләнде.
Курсны карау өчен:
📌 «Ачык университет» платформасы
📌 RUTUBE
📌 VK ВИДЕО
Татар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен бу курс – шәхесләр мисалында үткән гасырны аңлау һәм бәяләү мөмкинлеге.