4 февральдә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе урынбасары Рәфыйк Фәттахетдинов җитәкчелегендәге делегация фронт киселешендәге «Урзус» махсус медицина отряды госпитале мәчетен ачу тантанасында катнашты.
Госпиталь Луганск Халык Республикасында урнашкан.
Яңа мәчеттә беренче җәмәгать намазын диния идарәбезнең Казыйлар Шурасы әгъзасы Илдуз Исхаков җитәкләде.
Алдагы көндә РФ мөселманнары диния идарәсе вәкилләре «Урзус» медицина отрядына гуманитар йөк алып килде. Анда хәләл ит ризыклары, азык-төлек һәм татлы ризыклар тупланган. Шулай ук үзең белән йөртердәй җыелмалы намазлыклар һәм мөселман атрибутикасы бар.
Мәчеткә келәмнәр һәм дини әдәбият тапшырылды.
Безнең делегация госпитальдә дә булды, яралылар һәм табиблар белән аралашты. Диния идарәсе вәкилләре, медицина персоналының югары профессиональ дәрәҗәдә булуын һәм госпитальнең югары технологияле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгәнлеген хәбәр итте.
Дин әһелләре дини темага чыгыш ясады, тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде.
«Урзус» медицина отряды госпитале 4 территорияле тернәкләндерү үзәге. Монда православие гыйбадәтханәсе эшли инде.
Хәзер аның янында шундый ук зурлыктагы мәчет тә төзелде.
Медицина отряды хезмәткәрләре фикеренчә, бу гыйбадәтханә комплексы, төрле конфессия сугышчыларының бердәмлеген һәм туганлыгын күрсәтә.
Мәчеттә чишенү һәм юыну бүлмәсе, намаз залы, шулай ук китапханә бүлмәсе бар.
«Урзус» махсус билгеләнештәге медицина отряды яралыларны сугыш кырыннан чыгару, ашыгыч һәм квалификацияле медицина ярдәмен күрсәтү, вакытлыча хастаханәгә салу, дәвалау учреждениеләренә эвакуацияләүгә әзерлек, яралыларны һәм зыян күрүчеләрне реабилитацияләү бурычларын үти.