tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эш сәфәре дәвам итә.
Эш сәфәре дәвам итә.

Эш сәфәре дәвам итә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Красноярск краена эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул Енисейск шәһәрендә. Шәһәрнең 1892 елда төзелгән   тарихи Татар мәчетендә милләттәшләр белән очрашу узды. Очрашуда шәһәр башлыгы Валерий Никольский дә катнашты. Милли Шура рәисе очрашуга җыелган халыкны сәләмләде, аларны кичә узган һәм бүгенге бүгенге программа белән таныштырды.  Шәһәрдәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән әңгәмә корды, аларны борчыган сорауларны тыңлады. Җирле мөселман оешмасы җитәкчесе Әмир Акманаев шәһәр хакимияте татар оешмасы өчен аерым бина бүлеп бирүен, бүгенге көндә төзекләндерү эшләре алып баруын әйтте.  Сөйләшүдән соң, барлык халык бергәләп, озак еллар Енисейск шәһәрендә балалар йорты җитәкчесе булып эшләргән  Фатыйма Саттарова истәлегенә куелган ташка чәчәкләр салдылар. Монда шәһәр башлыгы да катнашты. Соңыннан шәһәрнең Татар зыяратында Колчак армиясе тарафыннан җәзалап үтерелгән Кызыл армиячеләрнең күмәк каберлегенә чәчәкләр салынды, догалар кылынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*