tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Красноярск шәһәре Җәмигъ мәчете белән танышты
Васил Шәйхразыев Красноярск шәһәре Җәмигъ мәчете белән танышты

Васил Шәйхразыев Красноярск шәһәре Җәмигъ мәчете белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре кысаларында Красноярск шәһәре Җәмигъ мәчете белән танышты. Биредә аны мөфти, Красноярск крае мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Фәткуллин каршы алды.

1990 елда, шәһәр мөселманнары өчен зур, иркен Җәмигъ мәчетен кору идеясе туа. Красноярскның Җәмигъ мәчете проектын тормышка ашыруда актив катнашкан кешеләрдән шәһәрнең 1нче имам-хатыйбы Вилдан хаҗи Әүхәдиев, мәчет проекты архитекторы Фадис Гыйльманшин, төзелешнең турыдан-туры җитәкчесе Харис Гариф улы Шаһидуллин, «Һиләл» («Хиляль») татар рухи мирасын үстерү фонды рәисе Рәшит Җаббар улы Баязитовны һ.б. атарга мөмкин.

2000 елның 20 ноябрендә Красноярск шәһәре һәм крае Җәмигъ мәчетен ачу тантанасы була.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*