tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчаның 6нчы балалар бакчасында ялга кайткан хәрби белән очрашу үтте
Арчаның 6нчы балалар бакчасында ялга кайткан хәрби белән очрашу үтте

Арчаның 6нчы балалар бакчасында ялга кайткан хәрби белән очрашу үтте

Арчаның 6нчы номерлы “Сандугач” балалар бакчасында тәрбияләнүче Сәмирәнең махсус хәрби операциядә яраланып вакытлыча ялга кайткан әтисе Рәмис Йосыпов белән мәгънәле, дулкынландыргыч очрашу кичәсе булды. Чара  җыр, бию, шигырь белән үрелеп барды, эчтәлекле һәм патриотик рухта узды.

Ул үзләренең хәрби  тормышлары турында тыйнак кына, балаларга аңлаешлы итеп сөйләп үтте. Балалар тын да алмый, төз һәм мәһабәт гәүдәле хәрби абыйларын сокланып тыңлап утырдылар, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Балаларның: “Сезнең шушы махсус хәрби операциядә хезмәт иткәндә күңелегездә уелып калган очрак турында әйтегезче?” – дигән үтенеченә ул: “Күңелгә кереп калган очраклар күп булды, ә менә мәктәп, балалар бакчаларыннан балалар ясап җибәргән брелоклар, открыткалар, хатларны кулга алу безгә бик күңелле,  шулай ук  барлык халык тарафыннан җыеп җибәргән гуманитар (матди) ярдәм килгәндә сабый балалар кебек бик шатланып, дулкынланып кабул итеп алабыз”, – диде ул.

Балалар бакчасы тәрбиячеләренә киңәш итеп, балаларга кечкенәдән үк патриотик тәрбия бирергә кирәклеген, өлкәннәрне ихтирам итәргә, әйткән сүзләрен тыңларга өйрәтергә кирәклеген әйтеп үтте. Кызы Сәмирә әтисенә матур, изге теләкләрен шигырь юллары аша җиткерде, ә әтисе, үз чиратында, хәрби хезмәттә эшләгән батырлыклары өчен бирелгән медален Сәмирәнең күкрәгенә тагып куйды. Хәрби абыебыз буш кул белән килмәгән, балаларга тәмле күчтәнәчләрен өләшеп, балалар тарафыннан ясалган открыткаларны кабул итеп, зур рәхмәтләрен белдерде, кабат килергә вәгъдә бирде.

Гаиләләребез имин, аяз күкләребез тыныч, кабат исән-сау очрашулар насыйп булсын!

Раушания Усманова, Рәфия Сабирҗанова, тәрбиячеләр

Чыганак: arskmedia.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*