tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Санкт-Петербург шәһәрендә Сабантуй уздыру мәйданчыклары белән танышты
Васил Шәйхразыев Санкт-Петербург шәһәрендә Сабантуй уздыру мәйданчыклары белән танышты

Васил Шәйхразыев Санкт-Петербург шәһәрендә Сабантуй уздыру мәйданчыклары белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Санкт-Петербургта. Биредә ул милли бәйрәмебез Сабан туен үткәрү мәйданчыклары белән танышты.

Васил Шәйхразыев Сабантуйны уздыру урыны булырга мөмкин булган ике төп мәйданчыкта булды: Җиңү паркында һәм Санкт-Петербургның 300 еллыгы исемендәге паркта. Бу мәйданчыклар очраклы гына сайланмаган – аларда Сабантуй кебек масштаблы чаралар үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Санкт-Петербургта “Сабантуй-2025” бәйрәмен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*