Кичә, 25 февраль көнне, Уфада “Әдәби тукталыш” дип аталган яңа проект старт алды.
“Заман” ресторанында узган чара иҗат дөньясына каләм\ клавиатура аша үтеп керүчеләрне берләштерде.
Беренче очрашу “Диләфрүз”нең беренче редакторы Дилә Мөхәррәмова Һәм хәзерге редакторы Эльмира Ибраһимованың әсәрләре дөнья күргән “Күңел көзгеләре” китабына һәм әдәби әсәрләргә зур урын бирүче “Диләфрүз” басмасы һәм анда игълан ителгән “Язмышлардан узмыш бар” конкурсына багышланды. Әйткәндәй, бу бәйге Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә игълан ителде.
⠀
Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Гөлшат Сафина да катнашып, Башкортстандагы татар журналистикасы һәм әдәбяты буенча фикерләре белән бүлеште, үстерү юллары тәкъдим итте.
Чыганак: БРда БТК вәкиллеге