tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җыен делегатлары «Рухият» мөселман яшьләрен тәрбияләү үзәгендә булдылар
Җыен делегатлары «Рухият» мөселман яшьләрен тәрбияләү үзәгендә булдылар

Җыен делегатлары «Рухият» мөселман яшьләрен тәрбияләү үзәгендә булдылар

Бүген Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашучыларның бер төркеме Татарстан Республикасының Апас районында. Сәфәр кысаларында делегатлар «Рухият» мөселман яшьләрен тәрбияләү үзәге белән таныштылар.

«Рухият» мөселман яшьләрен тәрбияләү үзәге «Сәләт» балалар иҗаты үзәге янында урнашкан. Үзәк «Ярдәм» фонды канаты астында эшли. Ул 2024 елның июнь аенда ачылган. Биредә намаз уку бүлмәләре, укытучылар, балалар өчен уку бүлмәләре һәм заманча ашханә урнашкан. Бәдрәф һәм тәһарәт алу бүлмәләре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аерым җиһазландырылган.

«Рухият» үзәге, татар яшьләренең традицион кыйммәтләрен саклап калу һәм аларны заманча белем белән тәэмин итү максатыннан, күп кенә проектлар һәм чаралар оештыра. Делегатлар, үзәкнең эшчәнлеге белән танышып, яшьләрнең дини һәм мәдәни үсешенә зур игътибар бирелүен бәяләделәр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*