tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Терлекчелек: продукцияне җитештерүдән сатуга кадәр” темасына дискуссион мәйданчык оештырылды
“Терлекчелек: продукцияне җитештерүдән сатуга кадәр” темасына дискуссион мәйданчык оештырылды

“Терлекчелек: продукцияне җитештерүдән сатуга кадәр” темасына дискуссион мәйданчык оештырылды

Бүген, 26 февраль көнне, Казан шәһәрендә XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены башланды. Җыен кысаларында “Терлекчелек: продукцияне җитештерүдән сатуга кадәр” темасына дискуссион мәйданчык оештырылды.

Әлеге мәйданчыкның модераторы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин булды. Татар атлары токымын үстерү үзәге җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин мәйданчыкның эшен үз чыгышы белән башлап җибәрде. Ул татар атлары токымын үстерү һәм аларның авыл хуҗалыгындагы роле турында сөйләде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов делегатларга Татарстан Республикасы ветеринария хезмәтенең эпизоотик иминлекне саклау буенча эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов исә үзенең чыгышында Татарстан Республикасында терлекчелек юнәлеше буенча 2024 елга йомгак ясады. “Кәүсәр” АХҖК рәисе Фәрит Хәйретдинов делегатларны үрдәк үстерү һәм эшкәртү предприятиесе эшчәнлеге белән таныштырды. Алга таба мәйданчык эше төрле эшмәкәрләрнең чыгышлары белән дәвам итте.

Дискуссия барышында терлекчелек өлкәсендәге инновацион технологияләр, экология һәм сыйфат стандартлары, шулай ук авыл эшмәкәрләренең базардагы урыны турында фикер алышынды. Катнашучылар җыенның төп максаты – авыл хуҗалыгында яңа идеяләр һәм алымнар белән танышып, бер-берсенә ярдәмләшү, ресурсларны оптималь куллану һәм продукцияне сату процессын камилләштерү икәнлеген ассызыклады.

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының төп бурычы – авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм итү, эшмәкәрләр арасында элемтәләрне көчәйтү һәм татар авылларының икътисадын ныгыту. Очрашу барышында катнашучылар үзләренең уңышлы тәҗрибәләре белән уртаклашып, киләчәктә бергәләп эшләү өчен яңа планнар булдырырга ниятләделәр.

Делегатлар ассызыклаганча, җыен татар авылларының икътисадын үстерүдә мөһим роль уйный, чөнки авыл эшмәкәрләре үз бизнесларын киңәйтү һәм яңа базарларга чыгу мөмкинлекләрен эзли. Бүгенге чара авыл хуҗалыгы өлкәсендәге киләчәккә юнәлешләрне билгеләп, татар халкының икътисади хәлен яхшыртуда үз өлешен кертү мөмкинлеген тудыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*