2025 елның 26-28 февраль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын оештыра. Бүген “Корстон” сәүдә үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы уза.
Биредә татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, милләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте Бөтендөнья татар конгрессының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы Булат Ибраһимовка белдерелде.