XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар мәдәнияте оешмасы рәисе Әнвәр Ибраһим улы Алмаев чыгыш ясады. Ул Федераль округларда уза торган очрашулар турында сөйләде.
-Узган елга нәтиҗәләр ясалган, башланып киткән елга план-максатлар билгеләнгән бу җыелышларның ни кадәр уйланылган, кирәкле чара булуын без тиз төшендек. Чөнки бу очрашулар безгә горизонталь яссылыкта күрше регионнар белән үзара тагын да якыннан танышу, аралашу, дуслашу, хезмәттәшлек итү, тәҗрибә алмашу өчен мөмкинлек тудыра. Без хәзер Казанда гына очрашып калмыйча үзара чараларыбызда төбәкләрдә бергә җыелабыз, – дип билгеләп узды Әнвәр Алмаев.
Төньяк Кавказ федераль округы белән бергә узган Көньяк федераль округның беренче җыены 2018нче елда Әстерхан өлкәсендә узды. Аннан соңгы елларда Краснодар краенда, Ростов өлкәсендә, Ставрополь краенда, Төньяк Осетия Республикасы һәм Волгоград өлкәләрендә җыелганнар. Быелгы җыен исә Адыгея Республикасында оештырылган.
-Без районнарга, авылларга барабыз, халык белән аралашып, аларны борчыган проблемаларны өйрәнәбез. Аннан соң шул проблемаларны төбәк җитәкчеләренә җиткерәбез. Бу әлбәттә беренче чиратта Татарстанның һәм аның Рәисенең, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенең нәтиҗәсен күрсәтә! Мондый очрашулардан соң күп кенә мәсьәләләр хәл ителә, – дип ассызыклады ул.