26 февральдә Иске Ярмәк авылы зоотехнигы, 90нчы еллар башында колхоз рәисе булып эшләгән Ринат Рәфгать улы Кәримовка 70 яшь тулды.
Алдан ук очрашу турында сөйләшеп куелганлыктан, Ринат Рәфгатович мине капка төбендә үк каршы алды. Кунакчыл һәм аралашучан кеше булуы әллә кайдан ук күренеп тора. Шундук җылы һәм җитешле өенә алып керде, хатыны Гөлфия әле генә куе итеп пешергән чәй янына үзе өлгерткән камыр ашларын тезде. Шуннан сөйләшеп тә киттек…
Ринат тумышы буенча күрше Чулпан авылыннан. Туган авылының башлангыч мәктәбен тәмамлагач, укуын Иске Ярмәк авылының урта мәктәбендә дәвам итә. Яшьли авыл тормышын күреп, хезмәттә чыныгып үскән малай сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Сергиевск зооветеринария техникумында мал табибы һөнәрен үзләштерә. Ял көннәрендә әти-әниләренә йорт хуҗалыгында ярдәм итә, кичләрен балачактан уйнап үскән авылдашы Гөлфия янына ашыга. Менә шулай балачактан килгән дуслык гомерлек мәхәббәткә әверелә.
Егет, кулына диплом һәм юллама алып, Кләүле районы Балахоновка авылына эшкә китә. Тик озак эшләргә туры килми, армия хезмәтенә алына. Украинада үткән ике ел юкка узмый, Ринат тормышны тирәнрәк аңларга өйрәнә, намуслы, үз алдына куйган бурычны җиренә җиткереп үти торган чын ир-егет булып кайта. Әлбәттә, Гөлфия аны көтеп ала, озакка сузмыйча, өйләнешәләр һәм матур гына гаилә тормышы корып җибәрәләр. Похвистнево районына күчеп килгәч, Гөлфия — балалар бакчасында, Ринат үз һөнәре буенча эшли башлыйлар. Ринат Рәфгатовичның эштәге уңышларын күреп, карьера баскычы буенча күтәрә башлыйлар — ул зооинженер булып китә. Мәхәббәт җимешләре булып кызлары Эльмира белән Гөлнара дөньяга аваз салалар. Шул арада гаилә башлыгы, читтән торып, Усть-Кинель авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Ул вакытта Коминтерн колхозы рәисе булып эшләгән Мәҗит ага Йосыпов, Ринат Рәфгать улының ирешкән уңышлары турында ишетеп, Иске Ярмәккә чакырып кайтара һәм аңа өлкән зоотехник вазифасын тәкъдим итә. Бераздан Ринат колхоз рәисе итеп сайлана. Ул җитәкчелек иткән елларда колхоз алга китә, авылга газ керә…
Кызганычка, үзгәртеп кору еллары да аның чорында башлана. Колхозлар тарала, авылда эш калмый, яшьләр, эш эзләп, ил буйлап таралышалар… Бу коткы Иске Ярмәкне генә түгел, бөтен ил хезмәтчәннәрен эшсез калдырды, кем ничек булдыра алды, шулай акча табарга кереште.
Бүгенге көндә лаеклы ялда булган Ринат Кәримов, йорт мәшәкатьләрен тәмамлап, ял итәргә утыргач, ирексездән тормыш юлын барлый башлый. Әңгәмә барышында мин дә аңа үземне кызыксындырган сорауларны бирдем:
– Ринат әфәнде, авыл хуҗалыгы предприятиесе ветераны буларак, күмәк хуҗа¬лык гөрләп эшләп торган чор-нымы, әллә яңача яшәү системасын сайлар идегезме?
– Әлбәттә, сайлау мөмкинлеге булса, күмәк хуҗалыкны сайлап алыр идем. Чөнки ул вакытта без барыбыз да бертигез идек. Колхозда тәҗрибәле белгечләр эшли иде, колхозчылар вакытында хезмәт хакы алып торалар, дөньялар тыныч иде. Хәзер миңа ул чор коммунизм булып күренә. Авыл хуҗалыгыбыз, ике миллион табыш белән, район күләмендә беренче урынны яулагач, “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнгән иде. Ә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, колхозларга бик кыен булды. Ашлама, бензин, запас частьларга һәм башка кирәк-яракларга бәяләр артты. Хуҗалыкта җитештерелгән икмәкне урнаштырып булмагач, колхозчыларга хезмәт хакы түләп булмый башлады. Шулай итеп, гөрләп торган колхозыбыз таралды, яшәү яме бетте. Яшьләр авылдан китеп, чит җирләрдә каңгырап йөрделәр.
Авылда буш йортлар барлыкка килде. Кайберәүләр үз эшләрен ачып җибәрделәр. Ә кайберәүләр башка юл сайларга мәҗбүр булдылар. Мине исә башта Камышлы май заводы директоры, 6 ел авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы, бераздан Камышлы районы администрациясе комиссиясенең бүлек мөдире итеп билгеләделәр. Вакыты җиткәч, шуннан мин лаеклы ялга чыктым инде.
– Менә инде олуг юбилеегызны да каршылыйсыз. Үткән тормыш юлына нәтиҗә ясау өчен бик уңай сәбәп…
– Аллага шөкер, мин гомерем буе ихлас күңелемнән тырышып эшләдем. Халкыма хезмәт иттем. Һәм моңа һич кенә дә үкенмим. Тормыш иптәшем Гөлфия белән 50 елга якын тигез гомер кичерәбез. Бүгенгесе көндә 92 яшьлек тыл ветераны Мөкаддимә әниебезне тәрбиялибез. Шәһәрдә яшәүче балаларыбыз Эльмира белән Радик — оныгыбыз Алинәне, ә Гөлнара белән Руслан оныкларыбыз Карина белән Әмирне бүләк иттеләр.
Ә без инде хәзер лаеклы ялда. Язын бакча тутырып бәрәңге утыртабыз, алма бакчасында төрле җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез, куяннар, тавыклар асрыйбыз. Мин умартачылык белән дә шөгыльләнәм. Хәрәкәттә — бәрәкәт, диләр бит. Мин авыл эшеннән тәм табып яшим, — дип сүзен тәмамлады юбиляр.
Нурсинә ХӘКИМОВА.
«Бердәмлек»
Чыганак: samtatnews.ru