tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызчыгы, татар малае – 2025” бәйгесе буенча киңәшмә узды
“Татар кызчыгы, татар малае – 2025” бәйгесе буенча киңәшмә узды

“Татар кызчыгы, татар малае – 2025” бәйгесе буенча киңәшмә узды

Казан шәһәре Мәгариф идарәсендә “Татар кызчыгы, татар малае – 2025” бәйгесе буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Раес кызы, “Ак калфак” оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе, Арсланова Рәхимә Минвәли кызы, Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Биктова Алсу Нияз кызы, Мәгариф идарәсенең баш специалистлары Богавеева Рәйханә Әмин кызы һәм Хәлилова Әлфия Әгләм кызы катнашты.

Киңәшмәдә бәйгенең март аенда узачак этаплары, Казан шәһәренең төрле районнары балалар бакчалары белән эшләүнең яңа формалары турында сүз алып барылды. Шулай ук киңәшмәдә киләсе елның нигезләмәсенә үзгәртүләр кертү турында тәкъдимнәр кертелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*