Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы вәкиле Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Чувашия Республикасында.
Бүген Чувашиядә 3 мәйданчыкта республика ифтары узды. Шыгырдан авылында ирләр ифтары оештырылган иде. Васил Шәйхразыев чарада катнашучыларны сәламләде һәм изге Рамазан ае белән котлады. Шулай ук ул Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.