tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Резидә Хөсәенованың бенефис кичәсе узды
Резидә Хөсәенованың бенефис кичәсе узды

Резидә Хөсәенованың бенефис кичәсе узды

6 март көнне «Халык җәүһәрләре» милли-мәдәни фестивале Резидә Хөсәенованың бенефис кичәсен тәкъдим итте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты. Ул Резидә Хөсәеновага Бөтендөнья татар конгрессының медален тапшырды.

Резидә Хөсәенова күпләргә «Тәмле булсын» рестораны хуҗабикәсе, татар халык ашлары җыентыгы авторы, республикабызның оста пешекчесе булып танылган шәхес. Шуңа өстәп, Аллаһы Тәгалә аңа моңны да өеп биргән. Ул җырларны бар күңелен биреп башкара, сәхнәдәге эчкерсезлеге, кабатланмас моңы белән тамашачы йөрәгенә үтеп керә, рухландыра.

Кичәдә Рөстам Асаев, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Алсу Әбелханова, Рәнис Габбазов, «Казан» бию ансамбле, халык җәүһәрләребез – Рисәнә Мостафина, Азат Нургалиев, Равил Гәрәев, Динә Закирова, Айнур Моратов, Динар Бәдретдинов та катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*