tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар авыллары эшмәкәре җыенында Ринат Насыйров: Монда үзебезне кирәкле итеп сизәбез
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Татар авыллары эшмәкәре җыенында Ринат Насыйров: Монда үзебезне кирәкле итеп сизәбез

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы XIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Җыенда Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмаларының координацион советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

«Әлеге форумда үзебезнең Татарстанга кирәклегебезне сизәбез. Берләшәбез, киңәябез. Куркынычсызлык дисәк – Рәисебез бар, бөтенроссия күләмендә үрнәк җитәкче. Аңа карап без дә горурланабыз. Үзебезне кирәкле итеп сизәбез, безне онытмаганнар, безне беләләр. Моның өчен шәхсән Рөстәм Миңнехановка һәм республика җитәкчелегенә зур рәхмәт», – диде ул.

Аның фикеренчә, эшмәкәрләрнең Татарстанга килеп төрле яклап тәҗрибә туплаулары, яңа технологияләр белән эшләү мөмкинчелекләре турында фикер алышуы бик мөһим фактор булып тора.

«Без монда килеп күп нәрсәне күрәбез, аңлыйбыз. Читтә торган татарлар алар барыбер кайбер яклап чикләнгән, без күп әйберләрне куллана белмибез, аңламыйбыз, бер-беребезне танымыйбыз. Монда килеп танышып, теләктәшләр, дуслар табабыз. Татарстан – бар яклап та Россия күләмендә үрнәк. Милләтләр дуслыгы аерым игътибарга лаек. Яңа технологияләрне куллану да монда бик тиз кереп китә. Безнең дә аны үзебезгә алып кайтып кулланырга мөмкинчелегебез бар. 20-30 ел элек безгә, Төмәнгә институтлар, техникумнар бетереп яшь белгечләр килә иде. Ә хәзер ул күренеш юк. Без монда килеп үзебез көч алабыз, үзебезнең белгечләрне үстерәбез», – диде ул.

Ринат Насыйров бүген авыл эшмәкәрләре халыкны берләштерү, туган телне саклау, үстерү өчен зур эш башкаруын билгеләп үтте.

«Ошыймы, ошамыймы бүген авыл җирендә эшмәкәрләрнең миссиясе бик зур. Без – Татарстан белән мөнәсәбәтләрне үстерергә, татар телен, үзебезнең динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу гына түгел, аларны алга таба үстерү өстендә дә эшләргә тиеш, хәзер мөмкинчелекләр бар бит. Эшмәкәрләр ислам диненә таяна икән – алар зәкятнең дә нәрсә икәнен белә, аның аркылы үзләренең малларын чистарту, татарлыкны сеңдерү өчен эшли», – ди ул.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*