Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,
Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,
Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны
Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә,
Шул вакытта мин кулыма китап алам…
Габдулла Тукай.
Берише кешеләрне Аллаһы Тәгалә аеруча дәрт, омтылыш белән сыйлый, акыл көчен, зиһен байлыгын да мулрак бирә. Шуңа да алар башкаларны үзләре артыннан ияртә аладыр. Бу сүзләр мәчетебез мөгаллимәсе, остазыбыз Исламия Нәкетдин кызы Бадыгинага туры килә.
Аллаһы ризалыгы өчен дистә елдан артык ул авылдашларга Ислам дине кануннарын аңлата, кулларыбыздан тотып изге Коръәни-Кәримне укырга өйрәтә, гореф-гадәтләребезне саклап калырга өнди. Көндез дими, кич дими, үзенә бирелгән белем байлыгын сибеп җибәреп, безгә гыйлем алырга ярдәм итә. Бүген үзе Казанның Апанай мәчетендә онлайн укуын дәвам итә. Остаз исеменә лаек булган мөгаллимә безне мәчеттә генә түгел, кичләрен онлайн дәресләргә чакырып, укуыбызны Коръәндә язганча дөрес итеп, тәҗвид кагыйдәләре, маһраҗлары белән уку сәләтебезне арттыруга көчен куйды, сүрәләрнең тәфсирен укып күзләребезне яшь белән тутырды, йөрәкләребезне дерелдәтеп, Коръәннән белмәгәннәребезне белергә кирәклеген аңлатты, күңелләребездә нур өстенә нур өстәп якты теләкләр уятты, Раббыбыз каршына баргач күңелләр нечкәрә, дигән уйларыбызны куәтләде.
Остазыбыз үзе дә Ислам таләпләрен үтәп яшәүче кешеләр исемлегендә. Намазын укый, ураза тота, корбаннар чала. Тәҗрибәле мөгаллимә бүгенге көндә үтәлгән гамәлләрен үзенә Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бүләк буларак кабул итә, үзен бәхетле кеше дип саный. Раббыбыз аңа шул юлны Үзе ачып, аңа бастырып, безгә – шәкертләренә туры юл күрсәтергә насыйп иткән. Сезнең белән горурланам, уңышларыгызга сөенәм, дигән сүзләре аның үз хезмәтеннән канәгать булуын аңлата бит. Шушы асыл юлыгыздан әле озак еллар атларга насыйп булсын Сезгә, хөрмәтле Исламия остаз!
Шушы көннәрдә генә мәчетебезгә быелгы укуларыбызны йомгаклау дәресенә җыелдык. Дәрес түгел, бәйрәм мәҗлесенә, дисәк дөрес булыр.
Гадәт буенча, очрашу авылыбыз имам-хатыйбы Тәлгат хәзрәт Нурулла улы Галеевның хәер-фатихасы белән башланды. Имам гарәпчәдән, алда торучы, үзе артыннан алып баручы, дип тәрҗемә ителә. Тәлгат Нурулла улының үз авылдашларына имам булып хезмәт итүе 2015 елда башлана. Бу үзе – Аллаһының рәхмәте. Ул һәрвакыт халык белән аралаша, район вәкилләре белән һәр очрашуда катнаша. Мәчеттә җәмәгать намазларын җитәкли, җомга вәгазен сөйли, мәчеткә йөрүче авылдашларның фикерләренә тәэсир итә ала, гореф-гадәтләребезне үтәргә ярдәм итә, мәчеттә, мәҗлесләрдә, дини дәресләрдә авылдашларны Исламга өнди. Тәлгат хәзрәт авыл зиратларын төзәкләндерү эшләренең юл башында булды, спонсорлар, авылдаш малтабарлар белән элемтәдә тора. Беренче булып мәчеттә дини укулар башлаучы мөгаллимә Холлия хаҗия Абзәлетдин кызы һәм Минзакир Шакир улыннан соң дини белем алуны дәвам итү кирәклеген Тәлгат хәзрәт белән мәрхүм Хоснулла бабай улы Гайфулла абый башлады. Менә икенче ел инде мәчеттә укуларны изге Коръәнне багышлау мәҗлесе белән тәмамлау да Тәлгат хәзрәт тәкъдиме белән тормышка ашты. Камил иманлы, күркәм холыклы имамыбызның сүзен тыңлыйбыз, акыллы киңәшләренә колак салабыз, хөрмәт итәбез.
Мәҗлеснең башында Тәлгат хәзрәт шәкертләрнең бер төркеме белән 30 парәсе дә укылган Коръәни-Кәримне багышлады. Аны үзебезнең газизләребез, мәрхүм остазларыбыз, авыл мәчетләрендә имам, мәэзин вазыйфаларын үтәп вафат булганнар рухына, авылыбызның алты зиратында, Крип зиратында җирләнгән мөэмин-мөселман кардәшләребез рухына, сугыш кырларында ятып калган, фронттан кайткач вафат булган һәм махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булган кардәшләрнең рухына, мәчетебезне төзүче, сәдака бирүче авылдашлар рухына багышлады. Аллаһы Раббыбыздан илебезгә, дөньябызга тынычлык, иминлек, дөреслекне өскә чыгарып, сугышны тәмам итүне сорап дога кылдырды.
Мәҗлескә авылыбыздан махсус хәрби операциядә – СВОда катнашучы егетләребезнең – Рәшит Ильяс улы Шараповның әнисе Гайса кызы Фәния, Салават Әнәс улы Хисамовның әнисе Юныс кызы Гөлфия, Ирек Мәхмүт улы Абдулвалиевның әнисе Туктар кызы Дания чакырулы иде. Тәлгат хәзрәт аларны хөрмәтләп авыл халкы, мәчетәбез исеменнән Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Балалары исән-имин булып, Җиңү белән кайтсыннар дип теләк теләде.
Тәлгат хәзрәт мәҗлесне дәвам итеп тагын сөенечле хәбәр барлыгын игълан итте. Ул авыл халкы, мәчет исеменнән Исламия мөгаллимәбезгә Рәхмәт хаты тапшырды. Аңа өстәп, Ульяновск өлкәсе мөселманнары региональ диния нәзарәте мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллинның да остазыбыз Исламия Нәкетдин кызына “за многолетнюю активную проповедническую деятельность в сохранении и распространении традиционного Ислама в Ульяновской области” диелгән Рәхмәт хатын ирештерде. Аллаһы Тәгалә авылдашыбызга зур шатлык бүләк итте.
Шәкертләребез исеменнән Хасәнә Азат кызы Хасанова үзенең ихлас күңеленнән барча шәкертләр исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Исламия остазга изге Китапны кулга алу бәхетенә ирешкәнебез өчен, хөрмәтле Тәлгат хәзрәткә Ислам дине баганалары – намаз, ураза, зәкәт, хаҗ турында сөйләп төшендергән өчен, Марат мәэзингә иман шартларын күңелгә салганы өчен, Эмиль мәэзингә пәйгамбәрләр тарихы белән таныштырган өчен олы рәхмәтебезне җиткерде. Алдагы елда да үтемле вәгазьләр белән укуларыбыз дәвам итсен иде дигән теләкләрне белдерде.
Бу хатны язучы Әлфия Сәмигулла кызы Ибраева да үзенең күңел хисләре белән бүлеште.
”Бар бит дөньяда, күңел түрендә изге урыннар: кемнеңдер уенда, йөрәгендә, догаларында булу. Һәр кешенең күңелендә алар бар һәм анда кемдер урнашкан, төпле итеп, озакка. Менә минем күңел түремдә, догаларымда өч изге кеше исеме бар: кулыма комган тоттырган Олы апаем Бибизә, урыны җәннәттә булсын, намазга бастыручы укытучым Холлия хаҗия Абзәлетдин кызы, урыны җәннәттә булсын, изге Коръәнне кулыма алып хәреф җыярга өйрәтүче мөгаллимәм Исламия апа Нәкетдин кызы, аңа ике дөньяда да Аллаһының рәхмәте булсын. Кечкенәдән күңелемә дин таләпләрен сеңдереп үскән бала мин. Газиз әнием, әбием мине миһербанлы булсын дип теләгән. Безнең бала- оныкларыбызга да Аллаһы Тәгалә тәүфыйк, шәфкать бирсен, асыл кешеләр итеп тәрбияләргә насыйп булсын. Әмин”,- диде ул.
Коръән мәҗлесебез тәм-томнар белән чәй эчеп тәмамланды.
Мәчет шәкертләре исеменнән,
Әлфия ИБРАЕВА,
Иске Төгәлбуга авылы.
Чыганак: emet73.ru